Ул агачтан һәм башка материаллардан күз явын алырлык композицияләр ясаган
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында торучы Вәсилә Мөҗипова ихатасына һәм бакчасына төрле эшләнмәләр, композицияләр ясап куйган.
- Бу эш белән узган ел шөгыльләнә башладым. Шулай илһам килгән саен, буш вакытта берәр нәрсә ясап куям. Кое буенда, учак буенда ял итүне чагылдырган композицияләр, агачтан боланнар, теремок, төрле әкият персонажлары ясадым, дип сөйләде Вәсилә ханым.
Бакчасында күп төрле, сокландыргычы чәчәкләр дә үстерә ул. Ә безнең инстаграмыбызда аның уникаль технология белән палас юарга өйрәткән видеосы чыккан иде.
Нет комментариев