Минзәлә сабан туен үткәрүгә әзерлек башланды
Көн темасы

Минзәлә сабан туен үткәрүгә әзерлек башланды

Район сабан туе Минзәләдә 8 июньдә, авылларда 9 июньдә була. Чаллыда һәм Түбән Камада сабан туе 16 июньдә, Казанда 23 июньдә узачак.

Шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре катнашында үткәрелгән чираттагы киңәшмә район сабан туена әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе – район сабан туен үткәрү буенча район комиссиясе рәисе – Камил Нәҗмиев киңәшмәдә катнашучыларны ТР Президентының республикада “Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында”гы Указы белән таныштырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сабантуйны үткәрүгә әзерлек чаралары турында чыгыш ясады.

Райондашларыбыз, кайткан кунаклар бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итсеннәр, күңел ачсыннар, көч тупласыннар өчен бөтен шартлар тудырылырга тиеш, диелде киңәшмәдә.

Бәйрәмгә әзерлек уңаеннан үткәрелүче чаралар арасында иң мөһиме – шәһәрне, юл һәм урман буйларын, чишмә тирәсен тәртипкә китерү, сабан туе үткәрелүче мәйданны бәйрәмгә әзерләү. Киңәшмәдә сабан туйны үткәрү буенча җаваплы затларга бурычлар йөкләнде.

Безнең өстәмә

Татарстан делегациясе составында Минзәлә районы ел саен федераль күләмдә үткәрелә торган сабан туйларында да катнашып килә. Быел ул Екатеринбургта 15 июньдә үткәреләчәк.


Нет комментариев