Районыбыз терлекчеләре 23 апрель көнне 53481 килограмм сөт җитештерделәр, бу ай башыннан 1906 килограммга артык.
Район буенча бер сыерга тәүлеккә уртача 11,7 килограмм сөт савып алына. Иң югары савым“Калморза” хуҗалыгында, аларда бер сыерга уртача савым 26,2 килограмм тәшкил итә. “Заиковский” хуҗалыгында һәр сыердан тәүлеккә уртача 15,2 килограмм сөт савып алалар. Иң түбән савым “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең Мензелинский хуҗалыгында, биредә бер сыердан уртача 6,9 килограмм сөт җитештерәләр. “Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең Гөлек авылындагы товарлыклы сөтчелек фермасында да савым түбән булып кала бирә, монда да бер сыердан нибары 7,2 килограмм сөт савып алалар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев