Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәр башкарма комитеты яңа бинага күченәчәк

Шәһәр башкарма комитеты өчен Социалистическая урамында районның архив бинасы белән янәшә өр-яңа бина төзелде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Моңарчы район хакимияте бинасында эшчәнлек алып барган шәһәр башкарма комитеты әлеге бинага күченәчәк. Яңа бина әзер инде, коммуникацияләре дә тоташтырылган. Аны Республика көнендә тантаналы төстә тапшыру күздә тотыла.

Әлеге бина “Җирле башкарма комитет биналары төзү һәм капремонтлау” республика программасы буенча төзелде.

Район башлыгы Айдар Салахов һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев төзүчеләр катнашында биредә үткәрелгән атналык планеркада йомышы төшеп килүчеләр өчен перспективада юл аша каршы якта автопарковка төзү мәсьәләсе күтәрелде.

Әлеге бина урнашкан Социалистическая урамында автомобильләр хәрәкәте бик интенсив. Гозере төшеп шәһәр башкарма комитетына килгән кешеләр автомобильләрен юл кырында калдыра башласалар, юл хәрәкәтенә комачаулык туарга мөмкин.

Рамил Шайсуваров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы:

–Бина яныннан тротуар үтә, Коммунистическая урамы ягыннан юл аша чыкканда җәяүлеләр кичүе ясалган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев