Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе экоактивистлары "Түбән Кама"милли паркында булдылар
Алар өчен мастер-класслар һәм экскурсияләр әзерләнгән иде
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе экоактивистлары укытучылары Зиязиева Р. Р, Попова Е.С., Мельникова С. Н. җитәкчелегендә "Түбән Кама"милли паркында экскурсиядә булдылар.
Рушания Зиязиева, Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең география укытучысы:
- Без балалар белән Яңа Визит-үзәктә булдык, Корабельная роща турында белдек. Укучылар"Ябалак көне" мастер-классында катнаштылар, аның кысаларында милли парк тагы ябалаклар турында мәгълүмат алдылар, әңгәмәдән соң балалар үзләренә истәлеккә брошкалар әзерләделәр. Аннары активистлар экологик сукмак буенча үттеләр , тыюлык урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кайту юлында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә кереп чыктылар. Әйдәп баручы белгечләр лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр һәм үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев