Минзәлә шәһәренең 2 санлы мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Юрий Петров истәлегенә багышланган хор конкурсы үтте
Жюри әгъзалары арасында ветеранның сеңлесе Людмила Витальевна да бар иде
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә шәһәрендә 2 санлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Юрий Петров истәлегенә багышланган фестиваль “Битва хоров” үткәрелде.
Әлеге конкурс Юрий Петровның килене, мәктәп музее җитәкчесе Светлана Петрова инициативасы белән мәктәпнең музыка укытучысы Әлфия Кузина тарафыннан оештырылды.
Елена Попова, 2 нче урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
- Конкурс безнең мәктәптә музыка укытучысы булып эшләгән, пенсиягә чыккач, район ветераннар хоры концертмейстеры булган Юрий Петров истәлегенә багышланган. Аны беренче тапкыр үткәрәбез.
Конкурста 2 нче мәктәпнең 3-8 һәм 10 сыйныф укучылары катнаштылар.
Жюрида – 2 нче мәктәп директоры Наил Габдуллин, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Янова һәм Юрий Витальевичның сеңлесе, педагогик хезмәт ветераны Людмила Петрова иделәр.
Людмила Витальевна абыйсы Юрий Петровның тормыш юлы белән таныштырды, әлеге фестивальне оештырганнары өчен 2 нче мәктәпкә рәхмәтен белдерде.
Конкурс барышында һәр класс җырлар башкарды. Алар арасында “Солнечный круг”, “Моя Россия”, “Смуглянка”, “Катюша”, “Священная война», «Комбат» кебек җырлар бар иде.
Жюри әгъзалары һәр җырны дикъкать белән тыңлап, баллар куеп бәяләделәр. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә линейка барышында бүләкләячәкләр.
Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә, алдагы елларда “Битва хоров”ны 23 февраль бәйрәменә багышлап һәм шулай ук муниципаль дәрәҗәдә үткәрү планнары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев