Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге паркында заманча шартлар тудырыла
Узган ел “Кече шәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсы”нда җиңеп чыккан Ленин исемендәге паркта төзекләндерү эшләренең быел беренче этабы бара, 2022 елда икенче этабы дәвам итәчәк.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Минзәләгә килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Мамадыш район башлыгы Анатолий Иванов та әлеге паркта барган реконструкциянең барышы белән таныштылар. Аларны Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов озатып йөрде.
Әлфия Когогина паркның тарихы белән кызыксынды, парктагы агачларга карап торды.
–Бик матур, һавасы шундый саф, – дип сокланды.
Анатолий Иванов уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча тәҗрибәсен уртаклашты, үзенең фикерләрен әйтте.
Район башлыгы Айдар Салахов һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев икенче көнне район төзүчеләрен җыеп, биредә атналык планерка үткәрде. Подрядчыга бурычлар куелды. Моннан тыш сүз паркның яр буен төзекләндерү концепциясе, территориянең функцияләре турында барды.
Паркта реконструкция эшләре грант средстволарына алып барыла. Парк республика программмаларына да кертелгән, шулай ук төзекләндерү эшләре муниципаль юл фонды, үзара салым буенча да башкарылачак. Парк һәм аның янәшәсендәге территориядә шәһәр халкы өчен актив һәм күңелле ял итү өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырыла.
Хәзер паркта югары темпта тротуарлар салу бара. Алар тирәли яктырткычлар урнаштырыла. Арт-объектлар урнаштыру, балалар уен мәйданчыгы ясау өчен әзерлек эшләре бара. Корыган агачларны кисү буенча урман хуҗалыгыннан 8 кешелек агач кисүчеләр бригадасы эшли.
Әлеге объектта быелгы реконструкция эшләрен 22 августка тәмамлау күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев