Яңгырга чаклы керткән минераль ашламаның көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә файдасы күп, хәзер алар матур гына булып күтәрелеп киләләр.
Минзәлә район хуҗалыкларында көзге культуралар- 9400, күпьеллык үләннәр 8500 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-4200,көзге культуралар-700 гектарда тырмаланган, дым каплату 4500 гектарда башкарылган. Барлыгы хуҗалыкларда 5700 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы. Сабан культураларыннан арпа 1600 гектарда чәчелде.
Нет комментариев