Реклама
Көн темасы
Минзәлә табиблары чирләгән кешеләрне игътибарсыз калдырмаячак
Яңа ел каникуллары көннәрендә Минзәлә табибларының эш графигын тәкъдим итәбез.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Киеренке хезмәт елыннан соң, Минзәлә табиблары да ял итәчәк, әмма чирләүчеләр игътибарсыз калмаячак. 3, 6, 8 (шимбә графигы белән) гыйнварда участок табиблары эшләячәк, көтелмәгәндә температуралары күтәрелүчеләр, ОРВИ симптомнары булганнар инфекция боксына һәр көнне мөрәҗәгать итә ала.
Наил Мөбараков, район хастаханәсенең баш табибы:
-Хөрмәтле райондашлар!!! Бәйрәм көннәрендә коронавирусның безнең арада йөрүен истән чыгармагыз. Үзегезне саклагыз. Госпитальдә чирләп ятучылар саны бераз кимесә дә, бәйрәмнәрдә үзара аралашканда барлык саклык чараларын күрегез.
Без- табиблар сезне саклау өчен вакцина ясауны дәвам итәчәкбез. Бәйрәмнәрдә, поликлиника эшләгән көннәрдә, беренче, икенче һәм ревакцинация ясау үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев