Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә татар драма театрында бүләкләр дә, кунаклар да күп булды

Быелгы сезон Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры өчен бик әһәмиятле вакыйга- театр оешуга 85 ел тулу белән тарихка кереп калачак.

(Динара Шияпова, "Мензеля-информ"). 
 Коллектив үзенең юбилей кичәсен 17 ноябрьдә, 18 сәгать 30 минутта искитмәле тамаша белән ачып җибәрде.
Юбилей кичәсендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Минзәлә театрында 30 елга якын нәтиҗәле хезмәте, милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм театрның 85 еллык юбилее уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Роберт Шаймарданов, Гөлсинә Хисмәтуллина бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем Эльвира Хәйретдинова һәм Чулпан Бәдретдиновага,
мәдәният өлкәсендә озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте,  театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем театрыбызның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиевага бирелде. 
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен театр артистлары, хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районы башлыгының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Дәүләт Советы Рәисенең, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хатлары, мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге һәм Татарстан якташлык җәмгыяте” бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан "Габдулла Тукайга-135 яшь" истәлек билгесе чыгарды. Әлеге бүләк  Татарстанның халык артистлары: Венера Нигмәтуллинага, Фоат Зариповка, Рәзилә Муллинага, Хафиз Хамматуллинга, Әхнәф Исрафиловка тапшырылды.
 Юбилей кичәсендә мөхтәрәм кунаклар: Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасының Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев,   “Актерлар йорты” директоры, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фатхуллина, язучылар Союзы берлегеннән кунаклар: Рифат Җамал – язучылар союзы рәисе урынбасары Рабит ага  Батулла, Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов, Хәбир Ибрагимов, Равил Сабыр, Ләбиб Лерон катнаштылар.
Республика театрлары: Г.Камал исемендәге Академия театры( артистлар Илдар Хайруллин, Алсу Каюмова) , К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры (ТРның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев), Буа дәүләт драма театры (директоры Раил Садриев),  Г.Тукай исемендәге Әтнә драма театры (директоры Ленур Зәйнуллин), Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры (директоры Рөстәм Галиев), Әлмәт татар дәүләт драма театры (баш режиссеры Ильяс Гәрәев, әдәби бүлеге мөдире Ләйләгөл Минаева)А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы театры(режиссер Фаил Тбраһимов, ТРның халык артисты Инсаф Фәхретдинов), Башкортостаннан Уфа  дәүләт “Нур” татар театры ( Гөлназ Мухамадиева), Бөгелмә дәүләт рус драма театры (әдәби бүлек мөдире Юлия Исмагилова), Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте (директор урынбасары Эльмира Хисаметдинова, педагоглар Рамазан Гардисламов, Наилә Низамова) театрны 85 еллык юбилее белән котладылар, театр сәхнәсендә бик матур, җылы сүзләр, күңелгә үтеп керердәй шигырьләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев