Минзәлә театрында Туган тел көне уңаеннан “Яшел кәнәфи” клубының чираттагы утырышы үтте
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көне билгеләп үтелә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Туган тел көне уңаеннан С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшләп килүче “Яшел кәнәфи” клубы әгъзалары – театр артистлары –Габдулла Тукай иҗатына гына тукталып калмыйча, Гамил Афзал, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева шигырьләрен, татар җырларын тамашачы хозурына җиткерделәр. Әлеге клубны оештыручы һәм аның җитәкчесе – театр артисты Рәзилә Муллина. Туган тел көненә багышланган утырышта тамашачы буларак театр коллективы, китапханә һәм “Минзәлә” район газетасы хезмәткәрләре катнашты.
Рәзилә Муллина:
–“Яшел кәнәфи” клубы 1996 елдан бирле эшләп килә. Клубның максаты – театр артистларының телен тагын да камилләштерү, осталыкларын арттыру, тамашачыга аларның яңа якларын ачу. Иң беренче кичәбез 8 март бәйрәменә багышланган иде, анда хатын-кыз шагыйрәләрнең шигырьләрен укыдык. Башка елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтавик шагыйрьләрнең, аерым Фатих Кәрим, Муса Җәлил кичәсен уздырдык. Якташ язучыбыз Азат Мәрдән кичәсе дә бик күңелле узган иде. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе, Гөлшат Зәйнашева, Салисә Гәрәевага багышлап та узды кичәләр. Театр каршында, тышта бөтен шәһәр белән Хәтер көне, балалар белән татарлар яшәгән төбәкләр турында кичәләр уздырдык, мәктәпләргә дә чыгып шигырьләр укыйбыз. Ә бүгенгесе Габдулла Тукайның туган көненә багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев