Район хуҗалыкларында көзге культуралар-4200, күпьеллык үләннәрнең 2300 гектары өстәмә сый алган.
Язгы чәчү өчен 7950 тонна орлыкның 3075 тоннасы инкрустацияләнгән, бу планлаштырылганның 38 проценты дигән сүз. Әмма һава торышы үз шартларын куя-яңгырларга бәйле кыр хезмәтчәннәренә эш процессына төзәтмәләр кертергә туры килә. Язгы кыр эшләрендә «Мензелинские зори» агрофирмасы эшчәннәре алда баралар, монда көзге культураларның 80 проценты өстәмә сый алды инде, бу планлаштырылганның 80 проценты дигән сүз. «Заиковский» хуҗалыгы игенчеләре дә сынатмыйлар, биредә 730 гектар күпьеллык үләннәр, 130 гектарда көзге культуралар тукландырылды. «Органик групп-Чулман» ҖЧҖ дә күпьеллык үләннәр-1517 гектар, көзге культуралар 600 гектар, «Органик групп-Минзәлә» ҖЧҖ дә күпьеллык үләннәр-700, көзге культуралар 600 гектарда өстәмә сый алды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев