Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «Ак калфак» җыелышы узды

Чара мастер-класслар һәм күргәзмәләр белән үрелеп барды.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә гимназиясе базасында  “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының райондагы вәкиллеге очрашуы булды.

“Ак калфак” оешмасының райондагы вәкиллеге җитәкчесе, гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина билгеләп үткәнчә, әлеге очрашуның төп максаты – районда яшәүче татар хатын-кызларын берләштерү, аларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү, гаиләдә тәрбия эшен көчәйтү.

Әлеге җыелыш башланыр алдыннан күргәзмә оештырылган иде. Аның кысаларында гимназия укытучылары социаль педагог Гүзәл Елхова, технология укытучысы Римма Хәбирова, гимназияның элеккеге директоры Гөлфия Хәлимова, Тауасты Байлар авылыннан Мөслимә Гайниева, Аю авылыннан Гөлнара Әхмәтшина, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Илсинә Миңнемуллина, шулай ук шәһәрдә мөселман киемнәре сатучы кибетнең кул эшләнмәләре күрсәтелде. Марат Бәдриев һәм Рузил Миңнеханов баянда матур көйләр уйнап, очрашуга ямь өстәделәр.

Чара гимназия укучысы Айнар Хәлиуллинның “Коръән” аятьләре укуы белән башланды. Райондагы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхертдинова хатын-кызның гаиләдәге роле, дини гыйлем тарату юнәлешендәге эшчәнлеге турында тәфсилләп чыгыш ясады. Лениза ханым Якиева ветераннар советында оештырылган “Ак калфак” бүлекчәсе эшчәнлеге белән таныштырды.

Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Заһриева “Ак калфак” оешмасы ярдәме белән төшерелгән “Тәрбия баскычлары” видеокурсы белән таныштырды, аның өзеген тәкъдим итте.

Гөлназ Халиуллина исә һәрбер авылда “Ак калфак” вәкиллеге булдыру, аның эшчәнлегенә татар авылларында гына түгел, рус авылларында, катнаш гаиләләрдә дә яшәүче татар хатын-кызларын җәлеп итү мөһимлеген искәртте.

Татар хатын-кызларына хас булган тыйнаклык, сабырлык, уңганлык, тырышлык кебек асыл сыйфатларын өйрәтү өчен, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияви эшнең мөһимлегенә дә басым ясалды әлеге җыелышта.

Шулай ук Гөлназ ханым җәй көненә планлаштырылган чаралар белән таныштырды, алдагы җыелышның агымдагы елның сентябрендә узачагын әйтте һәм аның эшендә районыбызның һәр авылыннан да вәкилләр катнашыр, дигән ышанычын белдерде. Алай гына түгел, һәр авылда күчмә утырышлар, очрашулар үткәрүләр дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев