Минзәләдә август конференциясе уздырылды
Көн темасы

Минзәләдә август конференциясе уздырылды

Район педагоглары җыелышында белем бирү процессында милли мәгариф компонентларын һәм алдынгы инновацион технологияләрне куллану зарурлыгына басым ясалды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәләдә Район мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе уздырылды. Әлеге җыелыш барышында районда белем бирү процессы ничек оештырганлыкка, узган уку елы нәтиҗәләренә күзәтү ясалды һәм берничә көннән башланып китәчәк яңа уку елына бурычлар куелды.

Конференциядә катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министрылыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова:

- Балаларны укытканда да, төрле чаралар үткәргәндә дә респбуликабызның дәүләт телләре булган рус һәм татар телләрен бертигез куллануга игътибар итәргә, әлеге эшне үзебезнең гражданлык позициясен күрсәтеп башкарырга кирәк, дип искәртте һәм үз чыгышында республикада шул исәптән Минзәлә районында белем бирү, укучыларны яңа реалийларда бер үк вакытта конкурентлыкка да сәләтле, милли рухлы да итеп тәрбияләү юнәлешендә башкарылучы хезмәткә тирән анализ ясады.

Район башлыгы Айдар Салахов министр урынбасары әйткән киңәшләр истә тотылачагын һәм мәктәпләргә балалар бакчаларына укыту процессын алып барганда районыбыздагы педагогик, медицина көллиятләре, авыл хуҗалыгы техникумы ресурсларын актив куллану мөһимлеген дә искәртте.

ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев та укытучылар алдында балаларда туган телгә карата мәхәббәт уяту һәм аларны җәмгыятькә файдалы гражданнарны тәрбияләү бурычы торганын билгеләп үтте, педагогларны тиздән башланачак яңа уку елы белән котлады.

Җыелышта шулай ук район мәгариф җитәкчесе Леонид Петраев, 10 нчы санлы “Чишмә” балалар бакчасы мөдире Светлана Киреева, гимназия директоры Гөлназ Халиуллина һәм Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимовларның чыгышлары тыңланды. Конференция барышында бер төркем укытучыларга Рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырылды.

Безнең өстәмә

Конференция башланыр алдыннан мәдәният сарае фойесында районыбыз мәгариф оешмаларының, аларда укучы балаларның потенциалын ачып күрсәткән күргәзмә оештырылды.

Аеруча кунакларның күңеленә робототехникага, яңа технологияләргә бәйле экспонатлар хуш килде.


Нет комментариев