Минзәләдә беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә җыенырга булышалар
Бүген 50 беренче сыйныф укучысына мәктәп өчен кирәк-яраклар тутырылган портфельләр тапшырдылар.
(Минзәлә, 25 август, “Мензеля-информ", Чулпан Шафикова). Минзәлә районында 2020 елда беренче сыйныфка 379 бала керә.
Мәктәп портфеле комплектының составы традицион булып кала: канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма, хәрефләр һәм саннарны өйрәнү өчен бар кирәк-яраклар.
Динә Елизарова - балалар иҗат йорты методисты: «Мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләрдән барлыгы 74 беренче сыйныфка баручы балага ярдәм күрсәтеләчәк. Әлеге сабыйларга портфельләр тапшырганнан соң, мохтаҗ гаиләләрдән булган 2-11нче сыйныф балаларына ярдәм күрсәтеләчәк.».
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә депутатлар, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, шәһәр мәчете, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның битараф булмаган кешеләре катнашты.
«Мондый игелекле чаралар безнең киләчәк буынның яхшы укуына һәм патриотизм рухында тәрбияләнүенә юнәлдерелгән", - диде район башлыгы Айдар Салахов һәм булачак беренче сыйныф укучыларын котлады. Котлауларга шулай ук 6нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев та кушылды.
Фәнзилә Гыйбадуллина, беренче сыйныф укучысының әнисе:
"Бәйрәмгә улым Ислам белән килдек. Быел ул 2 нче урта мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәп тә, укытучылар да бик ошый. Без алдан ук портфель һәм мәктәп кирәк-яракларын сатып алдык. Тик берни дә артык булмас. Район җитәкчелегенә, спонсорларга балаларга һәм әти-әниләргә шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт. Дөресен генә әйткәндә, бу көтелмәгән һәм бик сөенечле хәбәр булды».
Минзәлә районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе традицион булып тора һәм ел саен үткәрелә. Быел ул «Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев