Моңа карап кына аерым кешеләрнең балык сатулары туктамады, билгеле.
Быел лицензиясе булмаган килеш балык тотып сатучыларга карата җиде җинаять эше ачылды. Аларның барысы да закон кысаларында тиешле җәзаларын алдылар. 672 җәтмә тартып алынган Полиция, балык инспекциясе, район башлыгының ярдәмчесе Марк Токарев көче белән районда браконьерлар станы бетерелгән. Хәзер браконьерлар үзләренең уңышлы башкарып чыккан кырын эшләрен өйләрендә генә билгеләп үтәләрдер. Лицензия белән эшләүче 40 бригада бар Минзәләдә. Аларга ел дәвамында 119 тонна балык тоту квотасы бирелгән. Шуңа безнең районда балык ашарга теләүчеләр дефицит кичермиләр. Бездә булган, әмма расланмаган мәгълүматлардан күренгәнчә, шыртлака сатучылар булгалый.
Бу саннарны мин Татастанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты үткәргән утырышта катнашып белдем.
Нет комментариев