Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Чернобыль трагедиясен искә алдылар

Чернобыль атом станциясендәге аварияне бетерүдә үз өлешен керткән якташларыбызны искә алу, хөрмәтләү мемориал янында быел да зурлап үткәрелде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Митингта авария ликвидаторлары, учреждение җитәкчеләре, мәктәп укучылары, кунаклар катнашты.
Митингта чыгыш ясап, район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Аида Биктимерова Чернобыльдә хезмәт итүчеләрне геройлар дип атады, күпме ликвидаторларның сәламәтлегенә зыян килеп, яшьли гомерләре өзелүне трагедия белән тиңләде.
Митингта чыгыш ясаган район хәрби комиссары Сергей Владимиров хәрбиләрчә турысын әйтте.Илебез җитәкчелеге бу трагедия тәэсирен тиз арада киметү өчен хезмәт куючылар хакында беркайчан онытмый диде ул һәм ике ветеранны -Александр Елхов һәм Рәис Гатауллин- авария булуга 35 ел тулу уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләде.Украинадагы махсус операция башлануга ук Россия хәрбиләренең төрле провакацияләргә юл куймас өчен ул илдәге ике атом станциясен үз сагына алуын билгеләп үтте.
Александр Елхов һәм Владимир Архипов истәлекләрен митингтагы һәркем йотылып тыңлады. 36 ел элек булган трагедияне булдырмас өчен, кеше башыннан үткәннәрен онытмаска кирәк шул. 

Митинг ахырында һәлак булган ликвидаторларны искә алып иерей Роман һәм Рәмзил хәзрәт аларның рухларына багышлап дога кылдылар. Бер минут тынлыктан соң Чернобыльчеләр хөрмәтенә паркка куелган истәлек ташына гвоздикалар салынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев