Минзәләдә - Донорлар көне
Бүген Минзәлә медицина училищесының актлар залында Донорлар көненә багышланган “Чын күңелдән” дигән мәдәни чара булып узды.
Медицина училищесы студентлары донорларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, аларга багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Студентларга районда яшәүче һәр донорга характеристика бирделәр, аларның тормыш юллары белән таныштырдылар. Кеше гомерен саклап калуда донорларыбыз зур роль уйный. Алар үзләре өчен бөтенләй дә таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртып үзләренең каннарын бирәләр. ТОС -5 җитәкчесе Валентина Автулева донорларга багышланган чара үткәрде. Ул районыбызда яшәүче донорлар буенча мәгълүматлар туплаган. Районыбызда бүгенге көндә 24 кеше Россиянең почетлы доноры исемен горур йөртә. Әлеге чараны үткәргәне өчен донорлар исеменнән Нина Мустафина зур рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев