Реклама
Көн темасы
Минзәләдә ковид белән авыручы балалар да бар
Ковид авыруы кешеләрне яшькә-картка аермый. Әлеге заман афәте белән балалар да авырый, ләкин өлкәннәргә караганда алар бу чирне җиңел кичерә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә ОРЗ диагнозы белән 106, ә ковид авырулы 9 бала амбулатор дәвалану ала. Авыручы балалар арасында пневмония диагнозы куелганнар юк.
Наил Мөбаракшин, район үзәк хастаханәсе баш табибы:
–Бүгенге көндә ата-аналар рөхсәте белән районда 1566 балага гриппка каршы вакцинация ясалды. Прививка сабый балаларга да, мәктәп яшендәгеләргә дә ясала. Сабый балаларга доза аз күләм белән ике тапкыр кадала, ә 3 яшьтән зурракларга бер тапкыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев