Минзәләдә ковидлы ике авыру теркәлде
Көн темасы

Минзәләдә ковидлы ике авыру теркәлде

15 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда ковид белән авыруның 51 яңа очрагы теркәлгән. Шуның икесе – Минзәлә районында.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Татарстан буенча барысы 697868 кеше вакцинация ясаткан. Минзәләдә вакцина ясатучыларның саны – 4228 кеше. Шушы көннәрдә Татарстанга тагын 33000 доза вакцина кайтачак. Минзәләгә дә өлеш чыгачак. Районда вакцина кадау пункты гадәти режимда эшли.

ТР Сәламәтлек саклау министрылының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов ковидның “өченче дулкыны” хакында түбәндәгеләрне хәбәр итте:

–Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә короновирус белән авыручыларның саны артуы күзәтелә. Вирусның яңа штаммнары һәм аның мутацияләнүе авыруны тагын да куркынычрак итә. Без хәзер “өченче дулкын”ның башында – инфекция йоктыручыларның артуын күзәтәбез, – диде ул.

Россиянең инфекционисты Евгений Тимаков белдергәнчә, сентябрь уртасы, ахырында вакцинация ясаткан башка илләрдә авыру чигенгән вакытта, бездә авыруның көчәюе күренәчәк. Тимаков фикеренчә, авыручыларда яңа “дельта плюс” штаммы чагылыш табачак, чөнки ул бигрәк тә йогышлы. Моңа төп сәбәп булып илдә вакцинациянең акрын темларда алып барылуы йогынты ясарга мөмкин, ди ул.


Нет комментариев