Минзәләдә һәлакәткә юлыккан самолет пилотларының берсе соңгы елларда биредә яшәгән
Көн темасы

Минзәләдә һәлакәткә юлыккан самолет пилотларының берсе соңгы елларда биредә яшәгән

Фото SHOT телеграм-каналыннан

Ике пилот та һәлак булды. Александр Зыков тәҗрибәле пилот иде. Соңгы елларда Минзәләдә яшәгән. Самолетта булучылар арасында Минзәләдән Ольга Минибаева да бар иде.

Самолет һәлакәтендә һәлак булган тугыз татарстанлы, дүрт башкортстанлы, икесе Удмуртия һәм берсе Чиләбе өлкәсендә яшәүче. Самолетта булучылар арасында Минзәләдән Ольга Минибаева да бар иде.

Исән калучыларның икесе Башкортстаннан, берешәр кеше — Йошкар-Ола, Ульяновск, Удмуртия, Киров өлкәсеннән.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига урынында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 11 октябрь Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.


Нет комментариев