Йөгерү маршруты шәһәр үзәге аша узды.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәләдә белем бирү учреждениеләре укучылары, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашында Милләт кроссы - 2021 үткәрелде.
Ярышларны ачып, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:
- Йөгерү-төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә торган спорт төре. Бүгенге кросста катнашучыларның барысына да күтәренке кәеф, җиңел йөгерү, нык сәламәтлек телим, - дип билгеләп үтте.
Шулай ук ачылу барышында районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин ГТО нормативларын тапшыруда зур уңышларга ирешкән спортчыларны бүләкләде.
Ярышларның баш хөкемдары, «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тренеры Антон Лаврентьев ярыш шартларын аңлаткач, йөгерешчеләр мәдәният йорты янында стартка чыктылар, ә финиш редакция белән янәшә урнашты.
Барлыгы 4 старт булды, 2011 елда катнашучылар 500 метрга йөгерсә, өлкәнрәк-1 километр.
Төрле яшь категорияләрендә җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Нет комментариев