Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә минималь хезмәт хакы 15400 сумга җитте

Яңалык бюджеттан тыш сектор оешмаларына кагыла

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Татьяна Сәмигуллина, Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры:

- Минзәләдә хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләү, «конвертлы» түләү формалары, һәм башка хезмәт хакын түләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен 3-13-81 «кайнар линия» телефоны эшли.

2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында өч яклы килешү төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X