Ярышларда 3 ир-атлар һәм 3 хатын-кызлар командасы, шулай ук аерым спортчылар катнаша.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Минзәлә парашют-атлетика буенча Россия чемпионатын кабул итә. Ярышларның ачылу тантанасы Минзәлә аэроклубы территориясендә узды.
Россия ДОСААФ ҮК әгъзасы Сергей Серендеев, ярышларда катнашучыларны сәламләп:
-Ярышларның хәвеф-хәтәрсез үтүен, барысы да исән-сау булуын телим. Иң көчлеләр җиңсен, ә безнең мондый очрашулар матур традициягә әверелсен иде. – дип билгеләп үтте
Шулай ук ул Түбән Новгород өлкәсе парашют спорты федерациясе президенты Халыкара класслы спорт мастеры Кирилл Тюпановка ДОСААФ оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль тапшырды.
Минзәлә районы исеменнән спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм район хәрби комиссары Сергей Владимиров сәламләделәр.
Ярышларның баш хөкемдары Валентина Тарасова кагыйдәләрне аңлатканнан соң, узган ел чемпионнары Александра Дулова (Түбән Тагил шәһәре, Свердловск өлкәсе, Түбән Новгород һәм Түбән Тагилның «Нижний Нижний» берләштерелгән командасы) һәм Арсений Рыков (Пермь крае) чемпионатка старт биреп, Россия һәм Татарстан флагларын күтәрделәр.
Татарстан, Мари Эл, Пермь крае, Түбән Новгород, Свердловск һәм Владимир өлкәләре спортчыларына йөзү (100 метр), кисешкән урында (1,5 км – кызлар; 3 км – ир-атлар), шулай ук парашют сикерүләр буенча ярышырга туры киләчәк.
Татарстаннан ярышларда Эмиль Ваккасов, Екатерина Александрова, Виола Парфенова катнаша (мәкалә астындагы галереяда соңгы фото).
Нет комментариев