Минзәләдә район башлыгы призына ярышлар узды
Көн темасы

Минзәләдә район башлыгы призына ярышлар узды

Ярышларда Татарстаннан 400дән артык спортчы катнашты

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

"Юбилейный" спорт мәктәбендә ТР Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов призына йөзү буенча ачык республика ярышлары узды.

Район данын йөзү буенча тренерлар Сафиуллин А.Г., Каюмов Н.Ф., Титова А. А. Да тәрбияләнүчеләр якладылар. Алар шәхси зачетта да, команда зачетында да призлы урыннар яуладылар. Шулай итеп, Ирина Красильникова, Ярослав Соколовский, Зөләйха Нәбиева үз яшь категорияләрендә беренче булдылар.

Ирина Красильникова, Аделина Гатиятова, Александр Ильин, Анатолий Мордвиновтан торган команда ирекле стильдә 4х50 метрлы катнаш эстафетада беренче булды.

 Ярышларда республикабызның төрле шәһәрләреннән:  Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Лениногорск, Яшел Үзән, Алабуга, Җәлил бистәсеннән 400дән артык спортчы катнашты.


Нет комментариев