Минзәләдә “Ришвәт бирмим” акциясе үткәрделәр
Көн темасы

Минзәләдә “Ришвәт бирмим” акциясе үткәрделәр

Чарада район башлыгы ярдәмчесе һәм “Бердәм Россия” партиясенең Яшь гвардиясе вәкилләре катнашты.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, ”Минзәлә-информ”)

Минзәлә шәһәрендә 9 декабрьдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан “Ришвәт бирмим” акциясе үткәрелде. Әлеге акция барышында “Бердәм Россия” партиясенең Яшь гвардиясе вәкилләре  - Минзәлә педагогик көллиятенең 1Г һәм 3К төркемнәре студентлары шәһәрдә яшәүчеләргә буклетлар тараттылар.

Марк Токарев, район башлыгы ярдәмчесе:

- Әлеге акция райондашларыбыз арасында ришвәтчелеккә карата түземсез мөнәсәбәт тәрбияләү йөзеннән үткәрелә.

 


Нет комментариев