Шагыйрь исемендәге премияләрне тапшыру да каралган.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) 15 апрель көнне Минзәләдә якташ шагыйребез Рәшит Гәрәйнең (1931-1999) тууына 90 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәреләчәк. Аны Минзәлә районы мәгариф бүлеге үткәрәчәк. Әлеге кичә кысаларында район шагыйрьләре һәм язучыларына шагыйрь исемендәге премия тапшырылачак. “Минзәлә” газетасы тарафыннан оештырылган әлеге премия традиция буенча 5 елга бер тапкыр оештырыла. Төрле елларда әлеге премиягә якташларыбыз Нәкирә Лутфрахманова, Наҗия Пучкова, Сәхия Федотова, Гүзәлия Исламова, Галина Максимова, Раушания Гыймаева-Титова, Рәфкать Закиров, Эльвира Фәссахова, Юныс Юсупов һ.б. лаек булдылар.
Укучыларыбыз арасында викторина да уздырабыз: шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы турындагы түбәндәге сорауларга җаваплар көтәбез.
Якташыбыз Рәшит Гәрәйнең юбилее уңаеннан үткәрелгән викторина сораулары.
- Р.Гәрәй Минзәлә педагогия училищесын ничәнче елда тәмамлый?
- Р. Гәрәй Минзәлә районының нинди авылларында укытучы булып эшли?
- Р. Гәрәй М.Горький исемендәге Әдәбият институтында ничәнче елларда белем ала?
- Р. Гәрәй ничәнче елда Түбән Кама шәһәренә күчеп килә?
- Р.Гәрәй ничәнче елларда Минзәлә район газетасында эшли?
- Р.Гәрәйнең беренче җыентыгы нинди исем белән, ничәнче елда басылып чыга?
- Р. Гәрәйгә ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме ничәнче елда бирелә?
- Минзәлә район балалар китапханәсенә ничәнче елда Р.Гәрәй исеме бирелә?
- Р.Гәрәйнең барлыгы ничә китабы басылып чыга?
- Рәшит Гәрәйнең шигырьләрендә “җыр арыш тамырыннан да шытып чыга “ дип язган шагыйрьнең исеме?
- Р. Гәрәйнең шигырьләре нинди телләргә тәрҗемә ителгән?
- Р. Гәрәйнең нинди нәсерләре бар?
- Р.Гәрәй исемендәге премия ничәнче елда булдырыла?
- Р.Гәрәй исемендәге премиянең беренче лауреатлары кемнәр?
- Р. Гәрәй премиясе лауреатларын атагыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев