Минзәләдә саклану чараларын тәэмин итү буенча җиде төркем эшли
Минзәлә районындагы сайлау участокларында ковидка каршы чаралар тәэмин актив эш алып барыла.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Бу җаваплы хезмәт районның ветерания берләшмәсе коллективына йөкләнгән.
Артур Гафуров, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:
Безнең коллектив бу бурычны бик җаваплы башкара. Ике кешедән торган җиде төркем оештырылды. Алар 16 сентябрьдән башлап 19 ына чаклы, участокларга сайлаучылар килә башлаганчы антисептик белән эшкәртеп чыгалар. Без булган участокларда комиссия әгъзалары да ковидтан саклану чараларына бик җаваплы карыйлар. Маска, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, ручка, махсус битлекләр өстенә бахиллар ла бар иде.
Күп участокларда райондашларга гриппка каршы прививка ясау мөмкинлеге дә тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев