Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә шахмат чемпионаты уза

Ел нәтиҗәләре буенча иң көчле шахматчылар ачыкланачак.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәләдә Балалар иҗаты йортында район шахмат чемпионаты башланды. Сәламләү сүзендә чемпионатның оештыручысы, “Минзәлә – шахмат территориясе” клубы җитәкчесе Азат Шагалиев:

- Ел дәвамында турнирлар үткәрергә әзерләнгән идек, әмма коронавирус белән бәйле вәзгыять планнарыбызга үзгәрешләр кертте. Шулай да без әлеге “кризистан” чыгу юлын таптык. Эшчәнлегебез оффлайн-форматтан онлайн-форматка күчте. Хәзерге көндә республикабызның бары тик Яр Чаллы, Бавлы һәм Минзәлә шәһәре генә регуляр рәвештә шахмат онлайн-турнирлары оештыра, ә турнирлар сериясен – без генә. Әлеге ярышларда күрше регионнардан, хәтта чит илләрдән дә катнашучылар бар - дип билгеләп үтте.- Ә еллык нәтиҗәләре буенча бүгенге турнирыбыз ничек кенә булса да үтәргә тиеш иде. Бүген биредә узган елларда да, ел буена шул ук онлайн-ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шахматчыларыбыз җыелды.

Шахматчыларны  шулай ук район спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин һәм Балалар иҗат йорты директоры Светлана Киреева сәламләде, алар катнашучыларга уңышлар теләде.

Бүгенге ярышта 20 кеше катнаша – 8 ир-ат, 8 малай һәм 4 кыз. Турнир барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәрелә.

Безнең өстәмә

2021 елда “Минзәлә – шахмат территориясе” һәм “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы шахмат онлайн-марафоны үткәрәчәк. Аның шартлары турында – алдагы язмаларабызда. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев