Бүген Балалар иҗат йортында бик күңелле чара үткәрелде – ана капиталы алуга дәүләт сертификатлары тапшырылды.
Бу юлы ана капиталы сертификатлары Кристина Мыльникова, Юлия Абрымская, Надежда Мясникова, Оксана Ахметдинова, Алина Гайсина, Лилия Султанова, Диана Латыповага бирелде. Күбесе сертификатларын торак шартларын яхшыртуга, берничәсе баланың укуына тотачаклар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова әти-әниләрне гаиләдә тагын бер нәниләре туу белән котлады, үзләренә һәм нәниләренә саулык, иминлек, ныклы, дус һәм тату гаилә тормышы теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева тантаналы чарада әти-әниләрне котлаганда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәмнәре, шәһәрдә һәм районда барган социаль объектлар төзелеше турында сөйләде.
РФ Пенсия фондының Минзәлә районы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырганда
ана капиталын балаларның мәнфәгатьләрен күздә тотып, нинди максатларга тотарга мөмкин булуы турында сөйләде, аны куллану тәртипләре белән таныштырды.
Безнең өстәмә
Россиядә икенче һәм аннан соңгы баласын тудырган гаиләләргә ярдәм йөзеннән “Ана капиталы” 2007 елның 1 гыйнвареннан бирелә баашлады. Программа гамәлгә кергәндә аның күләме 250 мең сум иде. Әлеге сумма хәзер 453 мең сум тәшкил итә.
Нет комментариев