Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә "Тормышка 10 000 адым" акциясе буыннарны берләштерде

10 000 адымны үтәргә яшь скейтбордчылар да, өлкән яшьтәге скандинавия йөрешен яратучылар да чыкты

(Илшат Вагыйзов,Минзәлә-информ")

Элегрәк маршның үзәк стадионда старт алачагы хәбәр ителсә дә, катнашучылар өчен җыю ноктасы район мәдәният сарае каршындагы мәйданчык булды. Шулкадәр зур араны үтәргә килгән җәяүлеләр һәм Октябрь мәйданында үз транспорт чараларын калдырган машина йөртүчеләр арасындагы контраст аеруча ачык иде.

Акциядә катнашучыларны-уку йортлары, спорт учреждениеләре, район мәдәният йорты, район үзәк хастаханәсе вәкилләрен, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин сәламләделәр.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллин:

- Сәламәтлек өч китта басып тора: бу хәрәкәт, туклану, организм ала торган уңай тәэсирләр. Без бүген хәрәкәт итеп ләззәт алырга, сәламәтлегебезне ныгытырга тиешбез, - дип билгеләп үтте

Акциядә катнашучылар Воровский исемендәге бистә ягындагы Минзәлә елгасы яр буена уздылар, анда «Олимп» тренеры Антон Лаврентьев динамик зарядка үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев