Минзәләдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг булды
23 февраль – Ватаныбыз сагында торучы, илебез иминлеге өчен хәлиткеч гамәлләргә әзер булган Ватаныбызның барлык патриотлары бәйрәме.
(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шәһәребезнең Җиңү паркында Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг булды.
Митингта Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардиясе” вәкилләре, яшь форпостчылар, шәһәребез яшьләре катнашты.
Район башлыгы Айдар Салахов чарада катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады, илебезнең тынычлыгы сагында торуның мөһимлеген ассызыклады:
–Ватанны саклаучылар көне алдыннан без традиция буенча солдат һәйкәленә чәчәкләр салабыз. Шул рәвешле яу кырында ятып калган сугышчыларны данлыйбыз, әти-бабаларыбызга, Ватанны саклаучыларга хөрмәт белдерәбез. Безнең яшьләребез, оныкларыбыз да шундый ватанпәрварлар булып тәрбияләнсен, илебезнең патриотлары булып үссенәр.
Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты:
–Илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнар, яу кырында ятып калганнар, халкыбызга Җиңү алып кайткан якташларыбыз, интернациональ бурычларын үтәгәндә башларын салган хәрби егетләр безнең хәтерләрдә мәңге җуелмас. Илебез куәте, иминлеге өчен барыбыз да бердәм булып яшик һәм эшлик.
Әлфия Когогина, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
–Бу көнне мин сезнең белән күңел түрендәге иң нечкә хисләрем белән уртаклашам: мин – фронтовик оныгы.Һәм шушы чарада катнашучылар һәм илебез патриотлары кебек үк, минем өчен геройлар батырлыгы, Ватанны саклаучылар, аларның җиңүләре турындагы хатирә –изге һәм кагылгысыз. Илебез халкы көрәшкән һәм җиңгән. Безнең очар өчен, бөек эшләрне башкарыр өчен канатларыбыз бар. Мин ышанам– Россияне, Татарстанны бөек киләчәк көтә, чөнки безнең яшьләр – көчле! Күк йөзе һәрвакыт аяз, дөньялар тыныч булсын ! Бәйрәм белән!
Митингта катнашучылар илебез иминлеге өчен башларын салган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев