Алай гына да түгел, гимназиядә укыган, гаиләдә һәм мәктәптә туган телендә тәрбия алган балалар төрле конкурсларда катнашалар һәм җиңү яулыйлар.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы «Мин-татар, чөнки…» дип аталган конкурс уздырды. Конкурска 150 дән артык эш килгән. Шулар арасыннан иң яхшы дип табылган 10 җиңүче арасында гимназия укучысы Айнар Хәлиуллин да бар.
Конкурста катнашучылар «Мин-татар, чөнки…» дигән җөмләне дәвам итеп инстаграмга видеоязма куярга тиеш иде.Анда 6 яшьтән алып 84 яшькәчә Татарстан, Башкортстан Мари Эл, Чувашия Республикалары, ХМАО Югра, Пенза, Түбән Новгород, Самара, Оренбург өлкәләре, Сахалин, Казахстан, Бельгия, Мәскәү,Чикагода яшәүче татарлар видеоязмалар белән катнашты.
Нет комментариев