Әдәби марафон (#әдәби марафон)проекты Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2017 елдан башлап үткәрелеп килә. Проектның авторы һәм алып баручысы – Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин.
Проектны уңышлы үткән финалистлар өчен 15 майда Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында тантаналы чара үткәрелде. Әлеге зал бу көнне 1100 марафончыны үзенә сыйдырды (марафонда 1300 китап укучы катнашкан, әмма барысы да финалга барып җитә алмаган). Искиткеч матур чарада китап укучылар танылган язучылар белән очраштылар. 21 көн буена әдәби марафонда катнашып, финалга үтүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр.
Әлеге чарада Минзәләдән кадетлар интернат-мәктәбенең һәм 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гүзәлия Хамматова, Ландыш Шәмсетдинова, Тауасты Байлар авылыннан “Нур” халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева катнашты.
Бу хакта тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 24 нче май санында.
Нет комментариев