Коронавирусны дәвалау өчен кирәкле барлык бушлай препаратларны дәүләт даруханәсеннән алырга була.
(24 ноябрь, Минзәлә, "Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). "Covid-19ны дәвалау өчен бушлай дарулар китерелде. Дарулар күп, һәркемгә дә җитәрлек. Без район үзәк хастаханәсе һәм медучилище волонтерлары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез."- дип сөйләде "Минзәлә-информ" корреспондентына дәүләт даруханәсе мөдире Резидә Тулбаева.
Коронавирука каршы бушлай дарулар алу өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб билгеләгән рецепт белән аларны дәүләт даруханәсендә бушлай алырга мөмкин.
Нет комментариев