Ул район хәзрәтләре белән очрашты
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәлә шәһәре мәчетенә ТР Диния нәзарәте дәгъвәт (пропаганда) бүлеге вәкиле Ибраһим хәзрәт Шаһимарданов килде.
Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр итүенчә, Ибраһим хәзрәт үзенең визиты барышында хәзрәтләр, мөгалимнәр белән очрашты, иманның кадере, ислам диненә чакыру, яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыю темаларына вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде. Шулай ук район мөхтәсибәтендә, авыл мәчетләрендә дәгъвәт эшенең барышы белән танышты.
Нет комментариев