Хезмәт коллективлары да тантаналы чарага җитди карарга тиешләр. Районыбызның хезмәт коллективлары ел саен сугыш эпизодларын автомашиналарда импровизациялиләр. –Бу чарада бәлки минзәләлеләр арасында үзләренең шәхси техникалары белән катнашырга теләк белдерүчеләр булыр. Әйтик, кемнеңдер шул чордагы мотоциклы, машинасы сакланып калгандыр. Мондый инициатива күрсәтүчеләрне хупларга кирәк. Бу хакта халыкка мәгълүмат җиткерү буенча матбугат чараларына таянабыз, –диде Камил Римович.
Җиңү бәйрәме Минзәләдә ничек бәйрәм ителәчәк? Районның оешма-учреждение җитәкчеләре катнашында үткәрелгән чираттагы киңәшмә шушы темага багышланды.
Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәрбер коллектив алдына катгый бурычлар куйды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева Бөек Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек чаралары турында чыгыш ясады, бәйрәмне үткәрү буенча җаваплы затлар алдында торган бурычларга тукталды. Ул шулай ук Җиңү бәйрәме хөрмәтенә үткәрелүче тантаналы парадны үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре белән таныштырды.
Киңәшмәдә бәйрәмгә шәһәрне, шул исәптән паркларны, скверларны, һәйкәлләрне тәртипкә китерү мәсьәләләренә акцент ясалды.
–Безнең бурыч – сугыш ветераннарына һәр төрле игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү. Ә бәйрәмне зурлап үткәрүебез – бүгенге аяз күгебез өчен сугыш кырларында ятып калганнарга хөрмәтебез билгесе ул, - дип йомгак ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.
Нет комментариев