Минзәлә районында фольклор коллективлар һәм халык ансамбльләре гадәттәгечә милли костюмнарда килде.
(Рөстәм Хәкимҗанов, "Минзәлә -информ")
Алар сайлаучылар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Пандемия елы булуга карамастан, кайбер коллективлар үз традицияләрен дәвам итәләр. Воровский исемендәге поселоктагы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Рябинушка" фольклор коллективы авыл турындагы моңлы җыр башкарып, үз кандидатлары өчен тавышларын бирде.
Светлана Камалова,"Рябинушка" фольклор коллективы җитәкчесе:
-Без һәрвакыт бәйрәмгә килеп авылдашларыбызга концерт бүләк итә идек. Бүген, пандемиягә бәйле рәвештә, без аларны җырларыбыз белән сөендерә алмыйбыз. Ләкин без аларны сайлауга чакырып калабыз,килеп, үз тавышыгызны бирегез. Өйдә утырмагыз.
Нет комментариев