Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең 3 нче урта мәктәбе укучылары Worldskills Russia чемпионатында көч сынаша

15-19 ноябрь көннәрендә Буа ветеринар техникумында Worldskills Russia регионара чемпионаты уза.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлеге педагогы Наталья Шарапова җитәкчелегендә  3 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары Елизавета Жарова һәм Карина Әхмәтҗанова әлеге чемпионатта көч сынаша. Һәр катнашучы 6 бирем үтәячәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел әлеге чемпионатта Елизавета Жарова 3 нче урынга ия булып, бронза медале алып кайткан иде.

Әлеге мәктәп укучылары узган уку елында авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегенә йөри башлыйлар, һөнәри әзерлекнең бер модуленең асылына төшенәләр. Шул ук вакытта әлеге уку йорты педагоглары укучыларны WorldSkills чемпионатына да әзерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X