Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Михаил Логиновның бер хыялы тормышка ашты

Минзәлә районының Тауасты Байлар мәктәбенең спорт залында районара көрәш ярышы үтте.



Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ.
Ярышка килүчеләрне район башлыгы Айдар Салахов исеменнән аның урынбасары Наил Хисамбиев котлады.
Михаил Логинов заманында әлеге мәктәптә эшләгән иде.Аның кул астында тәрбияләнгән укучылар көрәш буенча гына түгел, спортның башка төрләреннән дә җиңүләр яулаган иде. Әлеге турнирны бу мәктәпне тәмамлаган укучылар- Наил Хисамбиев, Камил Нәҗмиев, Илнур Гайниев, Ленар Ахунов, Рәвис һәм Рамил Гаязовлар акчасына үткәрделәр. Ярышка килгән һәр баланы ашатуны алар кайгырткан иде. Марс Хәмидуллин җитәкләгән мәктәп коллективы ярышны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен күп тырышлык куйганы сизелеп торды. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәеваның турнирның башыннан ахырына хәтле булуы да биредә турнир үткәрүгә бик җаваплы караганнарын күрсәтә. Рәмзил Бәдриев инициативасы белән үткәрелгән турнирда биш команда катнашты. Иң күп көрәшчеләр Актаныш районыннан килгән иде. Мөслим, Сарман, Чаллы командалары да әзерлекле яшь көрәшчеләр алып килгәннәр.
Рәмзил Бәдриев әзерләгән үзебезнең команда да көчле иде. Көтелгәнчә, Рузил Вәлиев белән Егор Юнзель үз авырлыкларында беренче булдылар. Хуҗәмәтттә  Флүр Галиевтә шөгыльләнгән Хәким Мөхәммәтов һәм Рәмзил Бәдриев шәкерте Кирил Алешкин икенче урыннар яуладылар.
Приз фонды, әйткәнемчә, соңгы елларда шактый зур суммада булды. Беренче урын алганнар өчәр, икенче - икешәр, өченче - берәр мең сум. 4-7 урыннарга калган көрәшчеләр дә акчалата бүләк алдылар.
Михаил Логиновның нинди хыялы тормышка ашты соң??Районда көрәшнең сүнә баруына күңеле төшкән ветеран күңелендә үзе эшләгән залда менә шундый турнир булыр микән, дип уйланып йөргән ул. Менә шундый турнир үтте биредә. Аның тагын бер хыялына юл да ачылды бүген. Ул хакта соңрак..
Ярыш, көрәш турында фикерләрне тулырак район газетасының алдагы саннарында бастырырбыз. Әлеге биредә фикерләрегез белән уртаклаша торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев