Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мияш авылында интернет булмавын депутатка җиткерделәр

Районда мобиль кабул итү пунктлары үз эшен дәвам итә.

Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ
Бүген пункт хезмәткәрләре Урыс, Тауасты Байлар, Юртау авылларында кабул итү үткәрделәр. Тауасты Байлар авылындагы очрашуда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков та катнашты. Очрашуга килүчеләр үз сорауларын язмача калдыру өстенә депутат белән авыл тормышы, авыл кешесенең көндәлек мәшәкатьләре хакында гапләштеләр. Яшьләрне эшле, фатирлы итү хакында сүз чыккач, Геннадий Николаевич үз яшьлегендә ничек итеп фатирлы булуы хакында сөйләде.
-Ул вакытта аерым фатирда яшәргә теләгән яшьләр торак кооперативыларына берләшәләр иде.Хәзер Россия хөкүмәте авыл кешеләрен фатирлы итү өчен түбән процентлы ипотека тәкъдим итә.Курыкмыйча алырга һәм төзергә кирәк, - диде ул.
Районның бу төбәгендә яшәүче кешеләр үзләренең проблемалары хәл ителәчәгенә ышаныч белдерлеләр.Мияш авылында интернет кертүне үз контроленә алачагын әйтте Геннадий Глушков.

"Бердәм Россия" партиясенең сайлаучылардан җыйган наказлары нигезендә махсус программа төзеләчәк. Бүген очрашу булган авылларда үткән сайлаулар алдыннан кабул ителгән сораулар нигезендә җәмәгать үзәкләре, фельдшер-акушер пунктлары салынды, су кертелде (Дәвек авылында бу проблеманы хәл итеп бетерәсе бар), Урыс-Гөлек юлы төзелә башлады. Районда башкарылган эшләрне матбугат чаралары аша һәр минзәләле белеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев