Мөслим командасы Татарстан чемпионы, минзәләлеләр- дүртенче
2005- 2006 елларда туган үсмерләр арасында үткән волейбол бунча Татарстан чемпионатында Мөслим районы командасы беренче урынны яулады.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Безнең район командасы -дүртенче урында. Җиңелү сәбәпләрен тренер һәм уенчылар үзләре ачыклар. Миңа калса, безнекеләр физик яктан арыдылар. Миңа Илья Мельников һәм Владислав Мельников уеннары ошады. Сораштырдым, җиңүчеләр составында биш үсмер дүрт яшьтән бирле, балалар бакчасында, мәктәптә бер класста укыйлар икән. Команда составында шундый бердәмлек булганга, уйнаганда берләрен аңлаулары сизелеп торды.
Безнең команданың тренеры-Андрей Мясников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев