«Нур» театры төбәкара фестивальдә катнашты
Көн темасы

«Нур» театры төбәкара фестивальдә катнашты

Үзешчән артистлар Ркаил Зәйдулланың әсәрен сәхнәләштерделәр

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы «Нур» халык театры Башкортостан Республикасы Октябрьский шәһәрендә узган «Алтын тирмә» фестивалендә катнашты.

— Әлеге ике көн дәвам иткән фестивальдә без Ркаил Зәйдулланың «Татарча өйләнү», дигән ике пәрдәлек музыкаль комедиясен тәкъдим иттек. Тамашачы спектаклебезне бик ошатты. Икенче көнне әлеге спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнаган Алмаз Бадиков музыкаль номер белән чыгыш ясап, барлык тамашачыларның мәхәббәтен яулады, — дип хәбәр итте «Нур» халык театры режиссеры Мөслимә Гайниева. 

Фестивальгә кадәр әлеге спектакль белән «Нур» театры үзебездә Татарстанда, Минзәлә районы Тупач авылында, Минзәлә район мәдәният сараенда, Тукай районы Боерган авылында уңышлы чыгыш ясадылар

Спектакльдә шулай ук Розалия Бадикова (Алмаз Бадиковның әнисе), Илгизәр Гатин, Рәмзия Гатина, Рушания Хәертдинова, аның оныгы Диана Ганиева (Тупачта һәм Боерганда аның ролен Минзәлә театры балетмейстеры Илгизә Хәсәнова башкарды; ул бөтен биюләрне дә куйды), Рита Гәрәева уйнадылар.
 


Нет комментариев