Без сүзебездә торачакбыз, почта бүлегенә килеп, яисә альтернатив төстә язылучылар 2018 елның икенче ярты елында газетага язылган сумманың төрле ташламалар аша яртысын кире кайтарачаклар.
Июнь ае бетәргә санаулы көннәр генә калды. 28 июньдә район газетасына язылуның соңгы көне. Газета укучыларыбыз “Минзәлә”не укучылар сафына басарга ашыга! Бикбау, Николаевка, Воровский исемендәге, Урыс, Әтрәкле, Кадрәк, шәһәрнең икенче почта бүлекчәләре коллективлары да үзләренең контроль саннарын тутыру өчен тырышып эшлиләр. Редакция коллективының да контроль саннары бар. Анысы да мөһим. Чөнки ул безнең финанслар. Әмма, иң мөһиме, мөмкин кадәр күбрәк минзәләлеләрне укырга кызыклы материалы, файдалы мәгълүматы күбәя барган газеталы итү. Соңга кала күрмәгез! Киләчәктә дә бергә калыйк!
Нет комментариев