Өйрәнү җыены Аю мәктәбендә үтте
Унынчы класста укучы балалар һәм шул яшьтәге студентлар өчен өйрәнү җыены быел да Аю мәктәбе базасында үтте.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Биш көнлек җыенга 39 яшүсмер чакырылган иде. Аларның һәр көне армиядәгечә планлаштырылган. Уставны өйрәнүдән тыш, стройда йөрүгә, физик әзерлеккә зур игътибар бирелә. Пневматикадан ату күнегүләреннән тыш, җыенга чакырылучылар турникта тартылалар, гер күтәрәләр, волейбол уйныйлар, төрле дистанциягә йөгерәләр. Хәрби тактика буенча күнегүләр үтәләр. Постта тору - җыен вакытында иң җитди сынауларның берсе. Мәктәп бинасына керү юлында ике сәгать сакта тору шактый физик һәм мораль сыйфатлар таләп итә.
Бүген әлеге җыенны ачу тантанасында хәрби комиссариаттан Илшат Каюмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов, кадет мәктәбе директоры Илсур Миннебаев, Аю мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов, җыенны үткәрүдә катнашучы башка мәктәпләрдән педагогик хезмәткәрләр бар иде.
Наил Ганиев, өйрәнү җыены начальнигы :
- Былтыр пандемия аркасында мондый җыен үтмәгән иде. Ел саен балалар саны кими барса да, педагогик хезмәткәрләр составы даими. Шуңа бердәм команда булып эшлибез. Биш көндә һәр курсантның физик халәтен дә, психологиясен дә өйрәнергә вакыт җитте.Аларга да аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Курсантлар биш тапкыр туклана, урын-җир әйбәт. Барлык занятиеләр дә план буенча бара.
Аю мәктәбендәге хәрби- өйрәнү җыенында бүгенге көн мизгелләре хакында видеоны Мензеля.ру сайтында һәм Илдус Шаһиеның Инстаграм битендә карагыз..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев