Паникага сәбәп юк: кибетләрдә барысы да бар
Көн темасы

Паникага сәбәп юк: кибетләрдә барысы да бар

Мессенджерларда дөньяда коронавирус пандемиясе сәбәпле кибетләрдә буш киштәләр һәм товар кытлыгы турында фейк һәм провокацион хәбәрләр тарала. Ләкин Минзәлә супермаркетларында продукция ассортиментының күп һәм бай булуы күзәтелә.

Ленин урамындагы супермаркет хезмәткәрләре сатып алучыларның кискен агымын кибеттә зур ташламалар булуы белән аңлата. Моның сәбәбе - супермаркет ябылуы.
"Кибет ябылу сәбәпле, ташламалар, чыннан да зур, 30дан 80%ка кадәр, 23 мартка кадәр генә эшлибез, менә кешеләр арзан бәядән кирәк-яракны сатып алырга ашыга да инде. Товар ассортиментын яңарту соңгы тапкыр узган атнада булды, киштәләрдә ярмалар, макароннар һәм беренче кирәк - яраклар бар әле», - дип аңлатты безгә кибет администраторы.
Коммунистлар урамындагы супермаркетта да сатып алучыларның күп булуын коронавирус белән бәйләмиләр.
"Безнең сатып алучыларның төп контингенты-өлкән яшьтәге кешеләр, ә хәзер - пенсияләр алу вакыты. Киштәләрдә барысы да бар, товарны кичә дә, бүген дә китерделәр. План буенча безгә продукцияне ике көнгә бер алып киләләр. Паникага сәбәп юк», - дип сөйләде кибет товары белгече Евгения Комолкина.


Нет комментариев