«Поддержим Наших, Мензелинск!» волонтерлар төркеме ярдәм кулы сузучыларга котлау-мөрәҗәгать әзерләде
Гуманитар конвой белән китәчәк һәр йөк — ул гади тартма гына түгел, ә туган як җылысы салынган бик тә кадерле күчтәнәч.
Алгы сызыкка гуманитар йөк илтүче волонтер Рәүф Низаметдинов һәм аның командасының маршруты бу юлы 1232, 430 нчы полклар аша үтә. Шулай ук алар контракт буенча хезмәт итүче егетләр янына да керәчәк.
Гуманитар конвой белән китәчәк һәр йөк — ул гади тартма гына түгел, ә туган як җылысы салынган бик тә кадерле күчтәнәч.
Егетләргә ярдәм итүче һәр киң күңелле кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Рәүф һәм аның командасына юлларында һәрвакыт яшел ут янып, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Егетләребезгә иң мөһим сүзләрне җиткерегез: үз-үзләрен сакласыннар, тылда аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган якташлары барын онытмасыннар.
Бәйрәм белән! Ватанны саклаучылар көне белән! Бергә булганда без зур көчкә ия.
Чыганак - волонтерлар групппасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев