Президент белән очрашуга киттеләр
Көн темасы

Президент белән очрашуга киттеләр

Язның иң гүзәл бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбызның бер төркем мәртәбәле хатын-кызлары Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында үтәчәк ”Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашы” республика бәйгесе тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга киттеләр.

Алар арасында Розалина Ишимбаева(Минзәлә картлар йорты шәфкать туташы), һәм Светлана Махмутова(Минзәлә интернат мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары),алар икесе дә “Ел хатын-кызы” конкурсында җиңүчеләр, Ландыш Кондратьева (федераль бюдҗет һәм җир һәм милек палатасы рәисе), Любовь Шагалиева(күп бала анасы), Нәзирә Сайранова(КФХ җитәкчесе).   Бу хатын-кызларны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова озата китте. Әлеге делегацияне иртән иртүк район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбиев һәм район аппараты җитәкчесе Эльвира Хабибуллина хәерле юл теләп  Казан шәһәренә озатып җибәрделәр.      


Нет комментариев