Һәр объект мөһим, эш расланган график кысаларында бара
Көн темасы

Һәр объект мөһим, эш расланган график кысаларында бара

Бүген район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында планеркалар үткәрде.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Шәһәрнең беренче мәктәбе, балалар поликлиникасы, "Нефтьче" спорт сарае, Ленин исемендәге парк, шәһәр башкарма комитеты бинасында эшләүче оешмалар җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшүләрдә төпле диалог булды. Объектларны куллануга тапшыру вакытлары килешенде.Бер атна эчендә зур күләмдә эшләр башкарылган. Ленин паркында ял итәргә килүчеләр ,Изыскательләр бистәсендәге Безнең ишек алды программасы буенча төзекләндерелүче территорияне үз күзләре белән күрә ала. Шәһәр башкарма комитеты урнашачак бинада газ кертү озакка сузылды. Поликлиниканың түбәсен яба башладылар. Спорт залында соңгы бизәү эшләре бара.

Айдар Салахов:

- Төзүчеләрнең бурычы алдан расланган графиктан тайпылмау. Төзүчеләрнең һәр объектның мөһимлеген аңлау эшләүләре бик әйбәт.
 


Нет комментариев