Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгына икмәк тапшыру - бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнде дигән сүз

Район башлыгы Айдар Салахов аппаратның бүлек җитәкчеләре белән үткәрә торган бүгенге планеркасы тантаналы мизгелләрдән башланып китте.

(Илдус Шаһиев, «Мензеля- информ»)

Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков район башлыгы Айдар Салаховка быелгы ашлык оныннан пешергән икмәк тапшырды. Бу факт районда бөртекле культуралар урагы тәмамлану хакында сөйли.

Реклама

«Быел районда 41439 гектарда бөртекле культуралар чәчелгән иде. Күп чыгымнар тотып, барлык технологияләр төгәл үтәлсә дә, былтыргы рекордка ирешеп булмады. Табигать көйсезлекләренә карамастан, 100 мең тоннага якын ашлык җыеп алынды. Иң зур уңышны көзге бодай бирде- гектардан 25,9 центнер. Игенчелектә технодогиягә өзеклек була алмый. Көзге культуралар чәчү төгәлләнү алдында. Төрле тирәнлектә җир эшкәртү дәвам итә», — дип хәбәр итте «Мензеля- информ» га Илфар Халиков.

Иң зур гектар уңышы «Дәүләтов»- 40, «Илнур»- 29,6 крестьян фермер хуҗалыкларында, «Калморза» җәмгыятендә — 30 центнер- булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев